ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2020 ел
дүшәмбе

Акция «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте кысаларында узды. Бу республика президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып киткән чара.

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Тәмле тарихлар» түгәрәге эшли. Үзизоляция вакытында балалар анда бик теләп йөриләр, чөнки дәресләрдә алар буш вакытларын кызыклы гына түгел, тәмле итеп тә үткәрәләр.

Кукмара районының «Тылсым» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Күңел буяулары» арт-терапиясе» технологиясен тормышка ашыруны дәвам итәләр. Аның максаты – өлкән кешенең тормышка карата кызыксынуын саклау, иҗат юлы белән уңай кәеф булдыру.

Балалар әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре белән шактый әйбәт таныш булып чыкты, алар хәтта теге яки бу экологик проблемаларны хәл итү ысулларын тәкъдим иттеләр.

«Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрле әңгәмәләр, лекцияләр, викториналар үткәрәләр, тематик видеороликлар күрсәтәләр.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дүрт гаилә яши. Алар барысы да интернат-йортта очрашканнар. Бер-береңне кайгырту һәм гаилә җылысы өлкән яшьтәге кешеләрнең гомерен озынайта. 

Халыкара гаилә көне кысаларында Нурлат шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә социаль тармак хезмәткәрләре династиясен хөрмәтләделәр.

13 май көнне «Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» дигән технологияне тормышка ашыру кысаларында, Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәгенең Инстаграмдагы аккаунтында йөкле хатын-кызлар белән туры эфир уздырылды.

Фирүзә Зәки кызы Вәлиева Чүпрәле муниципаль районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәр булып 1992 елдан 2018 елга кадәр эшләгән. Хезмәт эшчәнлеге дәверендә ул Иске Кәкерле авылында 50дән артык өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга хезмәт күрсәтә.

Балигъ булмаганнарның хокукый белемен, аңын һәм куркынычсызлыгын үстерү буенча эш программасын тормышка ашыру кысаларында, Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Наталия Кудряшова балалар өчен ышаныч телефоны турында тематик стенд әзерләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International