Кукмара районының «Тылсым» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Күңел буяулары» арт-терапиясе» технологиясен тормышка ашыруны дәвам итәләр. Аның максаты – өлкән кешенең тормышка карата кызыксынуын саклау, иҗат юлы белән уңай кәеф булдыру.
Агымдагы елның май аенда 12 социаль хезмәт алучылар белән Кукмара шәһәрендә һәм 3 авыл җирлекләрендә дәресләр үткәрелде. Шәхси дәресләр өйдә үтте, социаль хезмәт алучылар яраткан китапларын уку белән шөгыльләнделәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, китап терапиясе эмоциональ фонны нормальләштерә, проблемалар турында онытырга булыша, тынычландыра. Яхшы китаплар үз-үзеңә ышанычны яңартырга да ярдәм итә.