Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында экологик дәрес үткәрелде. Ул «Экологик хокук бозулар» дип атала иде.
Дәрес дискуссия формасында үтте. Балалар әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре белән шактый әйбәт таныш булып чыкты, алар хәтта теге яки бу экологик проблемаларны хәл итү ысулларын тәкъдим иттеләр.
Балигъ булмаган балалар җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре яки юлда куркынычсызлык кагыйдәләре кебек үк, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре норма булырга тиешлеген билгеләп үттеләр.
Әлеге чарада приютта тәрбияләнүче 14 балигъ булмаган бала катнашты.