Мамадыш интернат-йортында яшен һәм көчле җил вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

«Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрле әңгәмәләр, лекцияләр, викториналар үткәрәләр, тематик видеороликлар күрсәтәләр.

Шушы көннәрдә социаль хезмәт алучылар белән яшен һәм көчле җил вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде. Интернат-йортта яшәүчеләр якынлашып килүче яшен билгеләрен, әлеге табигать күренешләре вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Шулай ук социаль хезмәт алучылар игътибарына яшен турында документаль фильм тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International