Минзәлә районы комплекслы үзәгендә балалар өчен ышаныч телефоны турында стенд әзерләделәр

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Балигъ булмаганнарның хокукый белемен, аңын һәм куркынычсызлыгын үстерү буенча эш программасын тормышка ашыру кысаларында, Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Наталия Кудряшова балалар өчен ышаныч телефоны турында тематик стенд әзерләде.

2010 елның сентябреннән Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды РФ субъектлары белән берлектә балалар өчен ышаныч телефонының бердәм номерын булдырдылар: 8-800-2000-122. Бу номер буенча балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре, башка гражданнар белгечләргә ашыгыч психологик ярдәм сорап шалтырата алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International