Фирүзә Зәки кызы Вәлиева Чүпрәле муниципаль районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәр булып 1992 елдан 2018 елга кадәр эшләгән. Хезмәт эшчәнлеге дәверендә ул Иске Кәкерле авылында 50дән артык өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга хезмәт күрсәтә. Хәзер Фирүзә апа лаеклы ялда.
Әнисе үрнәгенә ияреп, Айсылу Камалиева да туган авылында социаль хезмәткәр булып эшли башлый. Валеевларның хезмәт династиясенә Айсылуның ире Ранил да кушыла.
Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында хезмәт династиясе вәкилләре рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.