Үзизоляциядә «Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр аш-су әзерләргә өйрәнәләр

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Тәмле тарихлар» түгәрәге эшли. Үзизоляция вакытында балалар анда бик теләп йөриләр, чөнки дәресләрдә алар буш вакытларын кызыклы гына түгел, тәмле итеп тә үткәрәләр.

Чираттагы аш-су дәресендә балалар «Банан десерты» әзерләргә өйрәнделәр. Балалар үз эшләренең нәтиҗәсе белән канәгать калдылар, үз куллары белән әзерләнгән десерт белән рәхәтләнеп сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International