Казан сыра кайнату заводы ялгыз өлкәннәргә һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә 3 мең санитайзер тапшырды

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

AB InBev Efes компаниясенең Казан филиалы, дөньядагы иң эре сыра кайнату компаниясенең Россия бүлекчәсе, ялгыз өлкәннәргә һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә хәйрия ярдәме итеп 3 меңнән артык санитайзер тапшырды. 

Акция «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте кысаларында узды. Бу республика президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып киткән чара. Хәрәкәтнең максаты – коронавирус пандемиясе аркасында авыр хәлдә калган республика халкына ярдәм итүгә үз өлешләрен кертергә теләүчеләргә мөмкинлек бирү.

«Без авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика хакимиятенең гамәлләрен хуплыйбыз, бу безнең җәмгыятьтә беркем дә игътибарсыз һәм ярдәмнән башка калмаячак дигән сүз. Үз ягыбыздан без авыр хәлдә булган кешеләргә ярдәм итү өчен мөмкинлекләребезне файдаланырга тырышабыз», – ди «АБ ИнБев Эфес» АҖ Казан филиалы башкарма директоры Евгений Осипов.

«Без хәзер бик катлаулы вакыт кичерәбез. Өлкән кешеләр, бигрәк тә ялгызлар, сезнең белән безнең ярдәмгә мохтаҗ. Без берләшергә һәм алар өчен куркынычсыз мохит булдырырга, вирустан саклану өчен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәргә тиеш. Бу катлаулы вакытта безнең үтенечкә җавап бирүчеләргә рәхмәт», – дип уртаклашты Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов.

AB InBev Efes акциясенең икенче этабы кысаларында санитайзерлар Татарстан фермерларына тапшырачак. Алар белән сыра кайнату арпасы үстерү буенча глобаль агросәнәгать программасы эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International