Югары Ослан интернат-йортында Гаилә көнен билгеләп үттеләр

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дүрт гаилә яши. Алар барысы да интернат-йортта очрашканнар. Бер-береңне кайгырту һәм гаилә җылысы өлкән яшьтәге кешеләрнең гомерен озынайта. Моннан тыш, учреждение хезмәткәрләренең иң мөһим бурычларының берсе – үзләрен бер тату һәм зур гаилә итеп тойсыннар өчен, һәркем өчен уңайлы яшәү шартлары тудыру.

Фидая Бари кызы һәм Владимир Петрович инде 40 ел бергә. Владимир Петровичтан башка интернат-йортта бер генә чара да узмый, өстәвенә, ул бик шәп спортчы һәм биюче дә. «Минем елларым – минем байлыгым» республика конкурсында ул призлы урын алды. Ә Фидая апа – бар эшкә дә оста.

Халыкара гаилә көне уңаеннан учреждение коллективы гаиләләрне бәйрәм белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды. Алар өчен шулай ук яраткан җырлары да яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International