Халыкара гаилә көне кысаларында Нурлат шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә социаль тармак хезмәткәрләре династиясен хөрмәтләделәр.
Миңненур Хөсәенова 19 яшендә Октябрь районы социаль тәэмин итү бүлегендә колхоз пенсиясе буенча инспектор булып эшли башлый. Бу тармакта ул 36 ел хезмәт куя. Лаеклы ялга РФ Пенсия фонды идарәсеннән чыга – 2001 елда аны нәкъ менә шушы ведомствога күчерәләр. Бүген Миңненур Хөсәенова социаль өлкәдә тәҗрибәсе һәм белемнәре белән кече кызы Динә Хөҗҗәтова белән уртаклаша.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина Миңненур Фәтхетдин кызына мактау грамотасы тапшырды һәм күпьеллык намуслы хезмәте, районның социаль өлкәсен үстерүгә керткән шәхси өлеше, һөнәргә тугрылык һәм гаилә традицияләрен саклауга керткән өлеше өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Чарада шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре Рушания Бикбаева һәм Эльза Низаметдинова да рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Рушания һәм Нәфис Бикбаевларның гаилә стажы – 31 ел, ә Эльза һәм Ринат Низаметдиновлар 16 ел бәхетле гомер кичерәләр.