Бүген Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы йөкле хатын-кызлар өчен дистанцион мәгълүмат сәгате үткәрде.
Белгеч балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең гамәлдә булган һәм яңа чаралары турында сөйләде, аларны рәсмиләштерү тәртибе белән таныштырды.
Хатын-кызлар өчен мобиль ярдәм «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Онлайн-чарада катнашучыларның барысы да үз сорауларына тулы җаваплар алдылар.
