2020 елның 20 маена республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 51 768 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 4 747 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 2,55 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 36 610 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 096 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,41 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 4 135 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 2 828 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 76 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.