19 майда билгеләп үтелүче Пионерия көне инде күптән рәсми бәйрәм булудан туктаса да, бүген дә үзенең яшь пионер елларын яратып искә алучы кешеләр бар.
Кичә Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшь булмаган пионерлар слеты узды. Пионер галстугы белән беррәттән, бәйрәмнең алыштыргысыз атрибутлары барабаннар һәм пионер оешмасының символик байрагы иде. Бу көнне пионерларга кабул иттеләр, ә слет «Взвейтесь кострами, синие ночи» җырын башкару белән тәмамланды.