Яшь социаль хезмәт алучылар татар шагыйре әкиятен сәхнәләштерә

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Г. Тукайның «Су анасы» әкиятен сәхнәләштерүне оештырдылар.

Дистанцион чарада гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә торучы 10 балигъ булмаган бала катнашты. Онлайн-театральләштерү барышында катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен, артистлык, башкару осталыкларын күрсәттеләр. Өйдәге атрибутларны файдаланып, балалар һәркемгә таныш әкиятнең үзенчәлекле инсценировкасын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International