Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр. «ГранаТ-Стан Групп» ҖЧҖ социаль хезмәт алучыларга азык-төлек җыелмалары тапшырды.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәт алучы тыл хезмәтчәннәренә Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, аларга сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.