«Ялкын» приютында яшүсмерләр өчен «Урманны янгыннан саклагыз» дигән интерактив дәрес оештырдылар

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

19 май көнне Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагоглар «Урманны янгыннан саклагыз» дигән профилактик дәрес оештырдылар. Анда 12 яшүсмер катнашты.

Дәрес «Утсыз төтен булмый» викторинасы формасында узды. Эшлекле уенда балалар үзләренең янгын үсешенең фазалары турында белемнәрен күрсәттеләр, аның билгеләрен атадылар, шулай ук урман массивларында кулланыла торган янгын сүндерү чаралары турында искә төшерделәр. Чара ахырында приютта тәрбияләнүчеләр «Ут – дус, ут – дошман!» дигән темага эшләр күргәзмәсе оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International