Зәй районында янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чаралар дәвам итә

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Зәйнең «Шатлык» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән бергә авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрнең торак урыннарын карап чыктылар. Профилактик чаралар белән күп балалы гаиләләр һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче гаиләләр колачланды.

Ведомствоара чараларның төп максаты – балалы гаиләләрнең яшәү шартларын контрольдә тотуны тәэмин итү һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрү.

Шулай ук белгечләр янгын турында хәбәр итү җайланмалары кую буенча эш оештыра. Элек куелган җайланмалар планлы тикшерү үтә. Ведомствоара төркемгә керүче янгынга каршы хезмәт хезмәткәре янгынга каршы датчикларны эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрә, җайланмаларда батарейкалар алмаштыра.

Гаиләләр белән очрашулар барышында шулай ук әти-әниләрнең балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәүләре турында әңгәмәләр үткәрелә. Гражданнарга «Өйдә һәм урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре», «Торакны янгыннан саклагыз!» буклетлары тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International