Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү дәвам итә. Системаның төп максаты – карауга мохтаҗ кешеләрне тиешле социаль хезмәт күрсәтү һәм медицина ярдәме белән тәэмин итү.
«Кешеләр озак вакытлы карауга мохтаҗ булганда, социаль хезмәткәр кеше янына атнага ике-өч тапкыр гына йөрү каралган искергән системадан китәргә кирәк. Аның урынына яңа, заманча, һәркем өчен индивидуаль булган системага килергә кирәк», – диләр проектны алып баручы «Старость в радость» фонды белгечләре.
Кукмара районындагы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге проектта 2019 елдан башлап катнаша. Өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган 426 клиентның 86сы озак вакыт карау системасын кертү проектында катнаша. Һәр өлкән яшьтәге кешегә, аңа нинди дәрәҗәдә даими ярдәм кирәклеген билгеләү өчен, ачыклау һәм типизация ысулы кулланылган. Бу эш район үзәк хастаханәсе белән тыгыз элемтәдә алып барыла.
Билгеләп үтәбез, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында кертелә.