Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Татарстанда «Балаларга бергә укыйбыз» республика акциясе старт алды. Ул ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән үткәрелә.
Акциянең максатлары: гаиләләрнең балалар белән бергә ялын оештыру, гаилә белән бергә китап уку традициясен үстерү, баланың уңышлы, социаль актив шәхесен формалаштыруда китапның ролен, аның интеллектуаль потенциалын арттыру, балалар һәм яшүсмерләр арасында китап укуны популярлаштыру.
Акциядә катнашу өчен видео яздырырга һәм аны Инстаграм һәм (яисә) «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә #читаемдетямрт хештегы астында урнаштырырга кирәк. Чара 2020 елның 25 маеннан 30 августына кадәр үткәрелә.
«Балаларга бергә укыйбыз» акциясен үткәрү турында нигезләмә монда >>.