Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү буенча нәтиҗәле практикалар конкурсы уздыра. Конкурста балигъ булмаганнар өчен республика махсус учреждениеләре катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2020 елның 1 октябреннән 15 октябренә кадәр кабул ителәчәк. Катнашу өчен гаризалар һәм кирәкле документлар түбәндәге ысуллар белән җибәрелергә мөмкин:
- rrc.org@bk.ru адресына электрон почта аша («Нәтиҗәле практикалар конкурсы» тамгасы белән);
- кулга;
- почта аша: 420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт.
Конкурска нәтиҗәләр агымдагы елның декабрендә ясалачак.
Конкурсны үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләрне (843) 236-45-56 телефоны аша яисә Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Е-mail: rrс.org@bk.ru.
Конкурс үткәрү турында нигезләмә белән монда танышырга мөмкин >>.