«Теплый дом» приютында тәрбияләнүчеләр белән танып-белү чарасы үткәрделәр

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Чүпрәленең «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Ураза бәйрәме уңаеннан танып-белү дәресе үткәрелде. Аның максаты балаларны Россия халыкларының рухи мәдәниятенә җәлеп итү, башка конфессияләр вәкилләренә толерант мөнәсәбәт тәрбияләү, ислам тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү иде.

Дәреснең беренче өлешендә балалар презентация карадылар һәм бүлек мөдире И.И. Баһаветдинов чыгышын тыңладылар. Дәреснең икенче өлешендә «Ислам белгече» дигән викторина үткәрелде. Балалар алып баручының сорауларына җавап бирделәр, ә призерлар грамоталар белән бүләкләнде.

«Балаларны әхлакый кыйммәтләргә җәлеп итү аларның һәрьяклап гармонияле үсешенә китерәчәк, шәхес формалашу өчен ныклы нигез булыр дип өметләнәбез», – диләр социаль приют белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International