Биектау муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең шәфкать туташы атна саен учреждение хезмәткәрләренә яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау чаралары, гигиена кагыйдәләре турында хәбәр итә.
Шулай ук комплекслы үзәк хезмәткәрләре белән коронавирус инфекциясе билгеләре ачыклаганда үз-үзеңне тоту тәртибе буенча инструктаж үткәрелә. Бу таләпләр барлык хезмәткәрләргә кагыла, алар персоналны COVID-19дан яклау максаты белән кертелгән.