«Өмет утравы» үзәгендә социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәяләү буенча эш алып барыла

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Пандемия чорында барлык оешмаларда да яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча махсус саклык чаралары кертелгән.

Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәткәрләр тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү буенча өзлексез эш алып баралар. Бүлек мөдире Наталья Полякова һәм социаль эш буенча белгеч Ольга Җәләева видеоэлемтә аша янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрәләр, шулай ук алар социаль хезмәткәрләргә үз карамакларындагы кешеләргә барганда санитария кагыйдәләрен һәм шәхси гигиена нормаларын катгый үтәү кирәклеге турында искәртәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International