Куркынычсызлык нигезләре дәресендә Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Мария Тазова балаларны тимер юл вокзалына виртуаль экскурсиягә чакырды.
Сәяхәт барышында балалар вокзал бинасын карадылар, «перрон», «платформа», «переезд» һәм «шлагбаум» төшенчәләре белән таныштылар, стрелкалар күчерүне күзәттеләр, тормоз механизмнарының һәм акрынайткычларның эш тәртибен өйрәнделәр. Балалар поездларның сәгатенә 100 км тизлек белән барганда, секундына 20-30 метр узуын һәм поездны кыска юл участогында туктатып булмавын белделәр. Нәкъ менә шуңа күрә кешенең рельс колеясында кинәт барлыкка килүе яки тимер юл буенда билгеләнмәгән урыннарда йөрүе бәхетсезлек очракларына һәм поездлар хәрәкәте бозылуга, ә кайбер очракларда – хәтта кешеләр үлеме белән һәлакәткә китерергә мөмкин.
Очрашу ахырында оештырылган сораштыру барышында балалар чарага йомгак ясадылар һәм тимер юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар.