26 нчы май көнне Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты бинасында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны һәм персоналны эвакуацияләү узды. Профилактик чара персоналның янгын чыккан очракларында эш итү һәм үзеңне тоту күнекмәләрен кабатлау максатыннан үткәрелде.
Социаль хезмәт алучылар уку чарасына аңлап карадылар һәм интернат-йорт персоналына ярдәм күрсәттеләр. Интернат-йорт җитәкчелеге һәм коллективы яшәүчеләрне бинадан бик тиз чыгардылар.