Бөтендөнья тәмәкесез көн – ел саен 31 майда үткәрелә торган тәмәке тартуга каршы көрәш буенча халыкара акция. Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да профилактик акциягә кушылды.
Өлкән шәфкать туташы А.Г. Трембицкая үз карамагындагыларга тәмәкенең кеше организмына зарарлы йогынтысы турында сөйләде, викторина һәм кызыклы уеннар үткәрде. Социаль хезмәт алучылар әңгәмәдә һәм башка чараларда бик теләп катнаштылар.