Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» региональ проектын тормышка ашыру кысаларында «сәламәтлек сукмагында» даими рәвештә дәресләр үткәрелә.
«Сәламәтлек сукмагы» – табигый материаллардан ясалган сенсор юл. Аннан яланаяк йөриләр. Биредә яшәүчеләргә йомшак ком, кояшта җылынган ташлар, таякчыклар буйлап йөрү бик ошый. Көн саен «сәламәтлек сукмагында» йөрү сизгер аяк табаннарына уңай йогынты ясый, кешенең эмоциональ халәтен яхшырта. «Сәламәтлек сукмагы» – физик терапиянең менә дигән ысулы. Ул кешегә йөрү вакытында тигезлекне сакларга һәм мускул системасын үстерергә ярдәм итә.