«Шәфкать» үзәге психологы «Имин медиакиңлек» темасына онлайн-дәрес үткәрде

2020 елның 29 мае, җомга

Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы медиа киңлектә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан туры эфир үткәрде.

Ләйсән Насыйрова балаларга агрессив мәгълүмати мохиттән психологик саклану формалаштыру кирәклеге турында сөйләде. Туры эфирда катнашучыларга деструктив медиакиңлекнең ялган тормыш кыйммәтләрен көчләп тагарга, тормышка кулланучылар мөнәсәбәтен формалаштырырга, примитивизмга, традицион кыйммәтләрдән баш тартуга, виртуаль аралашуны алмаштырырга мөмкинлеге турында хәбәр иттеләр.

Инстаграм челтәрендәге туры эфирны 37 кеше карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International