Минзәләдә өлкәннәргә ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия эшен дәвам итә. Аның телефон номеры: 8 (85555) 3-14-52. 28 майга операторлар инде 109 шалтырату кабул иткән.
Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар һәм инвалидлар заявкалары буенча азык-төлек һәм дару препаратлары китерәләр. Шул ук вакытта социаль тармак хезмәткәрләре барлык каралган куркынычсызлык чараларын үтиләр, шәхси саклану чараларыннан файдаланалар.
Өлкән кешеләр социаль хезмәткәрләрнең ярдәмен зур рәхмәт белән кабул итәләр һәм үзләрен һәм якыннарын саклау өчен белгечләрнең барлык күрсәтмәләрен үтәргә тырышалар.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең контакт телефоннары исемлеген (ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча кайнар линия) монда карагыз >>.