Бүгенге көндә кеше күп вакытын утырып үткәрә. Бу бигрәк тә көне буе компьютер артында утырырга мәҗбүр булган офис хезмәткәрләренә кагыла. Шул ук вакытта аз хәрәкәтчән яшәү рәвеше сәламәтлек торышында тискәре чагылыш таба.
Совет чорында махсус җитештерү гимнастикасы эшләнгән, аны барлык хезмәткәрләр дә башкарырга тиеш булган. 2018 елдан башлап җитештерү гимнастикасы Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында даими үткәрелә.
Гимнастика ярдәмендә һәр хезмәткәр үз иммунитетын ныгыта, эшкә сәләтлелеген арттыра, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Мондый тәҗрибә интернат-йорт хезмәткәрләренә бик ошады. Өлкән шәфкать туташы Марина Сайкина сүзләренә караганда, гимнастика бөтен эш көненә энергия өсти, эмоциональ киеренкелекне төшерә, организмны тонуста тотарга булыша.