Бөгелмә приютындагы балалар өчен «Терроризм. Яманлыкны ничек танырга?» дигән чара уздырдылар

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тормыш иминлеге нигезләре дәресендә «Терроризм. Яманлыкны ничек танырга?» дигән темага фикер алыштылар.

Балалар презентация карадылар һәм «терроризм» төшенчәсе, аның төрләре белән таныштылар. Педагоглар Ләйсән Сөләйманова һәм Мария Тазова балаларга билгесез предметларны ни өчен алырга ярамавын һәм шикле пакетлар, сумкалар һ.б. тапкан очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар.

Соңыннан чарада катнашучыларга антитеррор буенча белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International