Май аенда Арча районы «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Роза Хисамова «Әти белән бергә булганда» дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы оештырды. Иҗади чараның максаты әтиләрне үз балаларын тәрбияләүдә актив катнашуга җәлеп итү иде.
Конкурста гаиләләре социаль хезмәт алучы булган балалар һәм яшүсмерләр катнашты. Иң яхшы эшләр иганәчеләрдән грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде.