«Ялкын» социаль приютында яшүсмерләр белән һөнәри юнәлеш бирүче эш алып барыла

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Булачак һөнәр эзләгәндә» дигән һөнәри юнәлеш бирүче уенда катнашты. Чараны педагоглар Ләйсән Сөләйманова һәм Мария Тазова әзерләделәр һәм үткәрделәр.

Кызыклы формада балалар һөнәр сайлауга тәэсир итүче факторлар турында белделәр, һөнәрләрнең типологияләре һәм төрле характеристикалары белән таныштылар, әлеге тема буенча киңәшләр алдылар. Кечкенә генә тест балаларга үзләренә нинди һөнәрләр туры килгәнен белергә ярдәм итте. «Һөнәри юнәлеш – уңышка юл» дидактик уенында балигъ булмаганнар үзләре өчен бик күп яңа һөнәрләр белән таныштылар.

Чарада барлыгы 12 яшүсмер катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International