Атнага ике тапкыр Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларга яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары турында искә төшерәләр.
Бөтенроссия журналист эшләре конкурсы 2020 елның иң кирәкле өлкәсендә уза: Куркынычсызлык.
«Мәскәү шәһәренең күп балалы гаиләләре берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды белән берлектә «Талантлар марафоны» Бөтенроссия конкурсын башлап җибәрде, аның финалы 2020 елның 17 ноябрендә Әниләр көнендә узачак.
Ведомствоара эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында 3 июньдә Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында видеоконференция режимында эшлекле киңәшмә узды.
Кукмара районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Күңел буяулары» арт-терапиясе» технологиясен гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.
Ел саен 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне һәм Эколог көне билгеләп үтелә. Бу көнне кешеләр агачлар, куаклар утырта, чүп-чар җыештыра, конференцияләр, лекцияләр, семинарлар, тематик дәресләр үткәрә.
3 нче июнь көнне Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды. Бу юлы чара дистанцион форматта узды.
Җәй җитте, димәк, Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Салават күпере» җәйге сәламәтләндерү лагере эшли башлады. Шушы көннәрдә беренче сменаны ачу тантанасы булды.
Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече өлкәннәр өчен «СССР чорына рәхим итегез» дигән интеллектуаль уен-викторина оештырды.
Россия Федерациясе Президентының «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм 1945 елның 24 июнендә Җиңү Парады уңаеннан хәрби парадлар һәм артиллерия салюты үткәрү турында» 2020 елның 29 маендагы 345 номерлы Указы нигезендә, 2020 елның 24 июне хезмәт хакы сакланып кала торган, эшләми торган көн дип игълан ителде.