Минзәлә интернат-йортында үлән чәйләре сезоны башланып китте

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында җәйне түземсезлек белән көтәләр, чөнки бу ел фасылы витаминнарга бай җиләк-җимеш һәм файдалы үләннәр бүләк итә.

Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар бакчада үскән барлык агач-куакларның яфракларын җыялар. Бүген интернат-йортта карлыган яфракларыннан тәмле һәм файдалы эчемлек кайнаттылар. «Мондый үлән чәе организм өчен бик файдалы, ул нерв системасын да тынычландыра», – диләр учреждение белгечләре. Интернат-йортта мондый чәй эчүләр даими үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International