Татарстанлыларга 37,7 мең вакантлы эш урыннары тәкъдим итәләр

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

2020 елның 3 июненә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 59 493 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 3 707 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 2,93 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 37 699 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 984 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,58 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 2 560 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 75 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International