Алабуга интернат-йортында яшәүчеләр мавыктыргыч мастер-класста катнаштылар

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Кичә, 3 июнь көнне, Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар рәсем сәнгате буенча мастер-класста катнаштылар.

Иҗади чараны «Старость в радость» хәйрия фонды оештырды. Мастер-классның темасы «Образлы фикерләүне һәм сәнгати карашны үстерү өчен рәсем ясау алымнары һәм техникалары» иде.

Башта өлкәннәр гади карандаш белән өч төрле балык рәсеме ясадылар, ә аннары, акварель буяулар кулланып, аларны төрле техникаларда буядылар. Эш вакытында аш тозы куллану дәрестә катнашучылар өчен кызыклы яңалык булды.

Дистанцион мастер-класс социаль хезмәт алучыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте, аларның ялын ямьләндерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International