«Ялкын» социаль приютында велосипедчылар бәйрәме узды

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Рульне тот, педальләр әйләндер, уңышка иреш» дигән чара узды.

Конкурслы һәм уенлы программа барышында тәрбияләнүчеләр станцияләр буйлап сәяхәт иттеләр, инструктор биремнәрен үтәделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлап үтәргә өйрәнделәр. «Тихоход» һәм «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» станцияләрендә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрен ныгыттылар, «Ашыгыч ярдәм» тукталышында җәрәхәтләр вакытында ярдәм күрсәтү буенча имтихан тапшырдылар, «Техник хезмәт күрсәтү» станциясендә балалар велосипедларның төзелеше турында белемнәрен күрсәттеләр. «Велосипедларны фигуралы йөртү» станциясендә приютта тәрбияләнүчеләр ике тәгәрмәчле велосипедта йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук мавыктыргыч чара барышында балалар юл хәрәкәте белән бәйле шигырьләр сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International