Спас интернат-йортында Карау мәктәбенең чираттагы дәресе узды

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

3 июнь көнне Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе» технологиясен тормышка ашыру кысаларында чираттагы дәрес узды. «Социаль хезмәтләрне башкару технологиясе. Подгузник алыштыру» дигән темага чарада сиделкалар катнашты.

Дәреснең практик өлешендә белгечләр социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны процедураны үткәрүгә әзерләү алгоритмнарын, хезмәт күрсәтү техникасын өйрәнделәр.

Соңыннан интернат-йорт хезмәткәрләре белән яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча чираттагы инструктаж үткәрелде. Үткәрелгән чараның нәтиҗәләре махсус журналда теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International