ТАССРның 100 еллыгы һәм Баулы муниципаль районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт хезмәткәрләре «Күпмилләтле Татарстан» стенды әзерләделәр һәм булдырдылар. Бу социаль хезмәт алучыларның безнең күпмилләтле республикабыз турында белемнәрен тирәнәйтү максаты белән эшләнде.
Татарстан территориясендә күп еллар дәвамында төрле халыклар вәкилләре тату яши. Һәр милләтнең үз традицияләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте бар. Стенд ярдәмендә интернат-йортта яшәүчеләр милли тормыш атмосферасына чума, халыкларның үзенчәлекләре турында белә, Татарстан халыкларының тарихы, мәдәнияте, милли киемнәре белән якыннанрак таныша ала.