Җәйге каникуллар – балалар өчен һәрвакыт көтеп алынган бәйрәм. 1 июнь көнне Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балалар өчен чын бәйрәм булып узды.
Тәрбияләнүчеләр «Янәшә булу бик җиңел! бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар, «Йолдыз белән зарядка» онлайн-марафонына кушылдылар һәм көнне физкультминуткадан башладылар. Шулай ук балалар хореография һәм сынлы сәнгать буенча дистанцион мастер-классларда катнаштылар.
Бәйрәм ахырында балаларны татлы бүләкләр һәм дискотека көтә иде.