Алабугага азык-төлек җыелмаларының чираттагы партиясен китерделәр

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Алабугада президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәйрия акциясенең өченче этабы башланды.

Алабуга районында азык-төлек җыелмаларын 1 378 кеше алачак. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Яһудина сүзләренә караганда, акциянең өченче һәм дүртенче этаплары ай ахырына кадәр төгәлләнәчәк.

Мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмаларын тапшыруда Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев катнашты. Әлеге азык-төлек җыелмаларын ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы билгеләгән гражданнар категорияләре алачак.

Әлеге акциядән тыш, Алабуга районында шәһәр хәйриячеләре һәм эшмәкәрләре катнашында «Добрая доставка» акциясе дә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International