Бөгелмәнең «Салават күпере» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы гаиләләрдәге балигъ булмаганнарны хезмәт ярдәме белән тернәкләндерү максатыннан «А дан Я га кадәр үсемлекләр» түгәрәгенең индивидуаль дәресе узды.
Февраль аенда социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар төрле чәчәк орлыклары утырттылар, аларны карадылар, су сиптеләр, җир йомшарттылар, беренче үсентеләрне күреп, шатландылар. Һәм менә үсентеләр шактый үсеп, ныгып, беренче чәчәк бөреләре барлыкка килгән озак көтелгән мизгел җитте.
Шушы көннәрдә түгәрәк җитәкчесе Светлана Кирдина җитәкчелегендә балигъ булмаган балаларның берсе үсентеләрне ачык җиргә утыртты. Чәчәкләр, һичшиксез, тирә-юньнең бизәге булачак һәм «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә килүчеләрне сөендереп торачак. Озак көтелгән хезмәт нәтиҗәләре баланы сөендереп, яңа хезмәт батырлыкларына рухландырып җибәрде.