«Чишмә» үзәге белгече яшүсмерләргә Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече А.Х. Кашапова яшүсмерләр өчен «Без цифрлы дөньяда: мөмкинлекләр һәм куркынычлар» дигән онлайн-дәрес үткәрде. «Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру» технологиясе буенча чара медиакиңлектә балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү буенча чаралар планын үтәү кысаларында оештырылды.

Дәрестә катнашучылар белән Интернеттан файдалануның төп кагыйдәләре, цифрлы дөнья куркынычлары турында фикер алыштылар. Шулай ук белгеч балаларга мошенниклардан һәм зарарлы мәгълүматтан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International