Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә дәүләт бәйрәмен билгеләп үттеләр

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Россия көне уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы барлык социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә бәйрәм чаралары, викториналар, спорт-күңел ачу уеннары һәм танып-белү әңгәмәләре үткәрелде.

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тарих дәресендә социаль хезмәт алучылар Россия символлары турында сөйләштеләр. Аннан соң, чараның иҗади өлешендә, катнашучылар дәүләт символикасы төшерелгән кечкенә арт-объект әзерләделәр һәм «Россия тәрәзәләре» акциясендә катнаштылар. Психолог Ольга Шилова белән интернат-йортта «Миңа Россия турында сөйләргә кирәк» дигән шигырь сәгате һәм патриотик җыр кичәсе үткәрделәр. Шулай ук хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар адаптив спорт уеннарында ярыштылар.

Чистай районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Россия тәрәзәләре», «Россия флагы» флешмобларында һәм «Рус рифмалары» акциясендә катнашты. Балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы балалар һәм хезмәткәрләрнең балалары рус шагыйрьләренең Россия турында шигырьләрен укыдылар, йорт һәм фатир тәрәзәләрен триколор белән бизәделәр.

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия көне уңаеннан дәүләт символларына багышланган дәресләр уздырдылар, ә Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Гүзәлия Вәлиева һәм хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International