«Шатлык» приютындагы балалар социаль хезмәткәр һөнәре белән якыннан таныштылар

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Билгеле булганча, 8 июньдә социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бу бәйрәм уңаеннан Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә башкаларга ярдәм итүне тормышларының мәгънәсе иткән кешеләр турында сөйләделәр.

«Социаль хезмәткәр һөнәре бик кирәк. Һәр кешене аңлау, сабыр гына тыңлау, ярдәм итү – бу тармакта эшләүчеләрнең алыштыргысыз сыйфатлары», – дип сөйләде балаларга приют белгечләре. Балалар исә үзләренең остазлары һәм тугры дуслары өчен бәйрәм концерты әзерләделәр, шул рәвешле белгечләрне Социаль хезмәткәр көне белән котладылар. Шулай ук фидакарь һәм намуслы хезмәтләре өчен хезмәттәшләренә рәхмәт һәм котлау сүзләре белән социаль приют директоры Резеда Хәлилова мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International