Баулы интернат-йортында инновацион технология тормышка ашырыла

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Р.З. Вагыйзова һәм тәрбияче Л.К. Билалова тарафыннан «Әкият терапиясе» инновацион технологиясе тормышка ашырыла. Технологиянең асылы әкиятләр тыңлау, аларны кую һәм моның өчен кирәкле реквизитлар булдыру ярдәмендә социаль хезмәт алучыларның психоэмоциональ өлкәсенә йогынты ясаудан гыйбарәт.

Технологияне гамәлгә ашыру өчен учреждение территориясендә белгечләр һәм социаль хезмәтләр алучылар тарафыннан әкияти ишегалды булдырылды. Дәресләр нәтиҗәсендә яшәүчеләрнең психоэмоциональ халәте яхшырды, үз-үзеңне агрессив тоту күренешләре кимеде. «Әкият терапиясе» технологиясе буенча эш өлкән яшьтәге гражданнарга аңлаешлы һәм җиңел, шуңа күрә чаралар алга таба да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International