«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә иҗади дәресләр үткәрелә башланды

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә декупаж техникасында декоратив тәлинкә ясау буенча ачык дәрес узды. Иҗади чараны комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова үткәрде.

Эш барышында белгеч социаль хезмәт алучыларга өйрәнелә торган техникада эшләнгән әзер эшләнмәләрне күрсәтте. Аннары чарада катнашучылар, алган белемнәрен һәм күнекмәләрен кулланып, матур тәлинкә ясадылар. Барлыгы декупаж техникасын биш кеше үзләштерде.

«Изгелек» үзәге реабилитантлары хәзер гадәти булмаган эшләнмәләрне үзләре дә ясый алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International