ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең комплекслы тернәкләндерү буенча белгече Галия Петрова социаль хезмәт алучылар өчен «Чәчәкләр дөньясында» дигән викторина үткәрде. Чараның максаты: реабилитантларның чәчәкләр турында белемнәрен киңәйтү, әйләнә-тирә дөньяны эстетик яктан кабул итү һәм матурлыкны күрергә өйрәтү.

23 июньдә эш көне озынлыгы кыскартылмый, чөнки бу көн бәйрәм алды көне түгел.

Тукай районы «Шәфкать» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге бүлекчәсе социаль педагогы Альбина Тарынчева «Конфликтлар килеп чыгу сәбәпләре» темасына онлайн-дәрес үткәрде.Чара учреждениенең Инстаграмдагы @csontukay исемле рәсми аккаунтында узды.

22 июнь – илебез тарихында иң кайгылы даталарның берсе. Бөек Ватан сугышы башланган көнне Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова балаларны һәм аларның ата-аналарын стандарт булмаган иҗат метод һәм алымнары белән таныштыру, иҗади фикерләүне үстерү, сәнгати-эстетик зәвыкны тәрбияләү максатыннан «Кәгазь тарихлар» дигән онлайн-дәрес үткәрде.

Шушы көннәрдә Тукай районы «Шәфкать» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы Альбина Тарынчева социаль хезмәт алучыларга «Бала белән аралашу стиленең аның киләчәктә уңышлылыгына йогынтысы» дигән дәрес күрсәтте.

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең хәтеребездә» дип аталган тематик кичә үткәрелде. Аны тәрбияче Ләйлә Нуриәхмәтова уздырды.

«Күп балалы Россия» проекты кысаларында Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды #ГАИЛӘМЯРДӘМЕНДӘ Бөтенроссия акциясе уздыра. Чара күп балалы гаиләләргә, иҗтимагый оешмаларга ярдәм итүгә, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән бөтенроссия һәм региональ чараларны берләштерәчәк.


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Хезмәт хакы буенча бурычларны түләү буенча башкарылган эш барышында Тәтеш муниципаль районы предприятиесендә бурыч түләнде.

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу митингы узды. Чарада катнашучылар учреждение территориясендә урнашкан мемориалга чәчәкләр куйдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International