Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең комплекслы тернәкләндерү буенча белгече Галия Петрова социаль хезмәт алучылар өчен «Чәчәкләр дөньясында» дигән викторина үткәрде. Чараның максаты: реабилитантларның чәчәкләр турында белемнәрен киңәйтү, әйләнә-тирә дөньяны эстетик яктан кабул итү һәм матурлыкны күрергә өйрәтү.
Викторинада катнашучылар табышмакларга актив җавап бирделәр, чәчәкләр рәсемнәре төшерелгән пазллар җыйдылар һәм иҗекләрдән чәчәкләр исемнәрен төзеделәр. Шулай ук социаль хезмәт алучылар чәчәкләр турында җырлар искә төшерделәр һәм җырладылар.
Чара барышында белгеч уен характерында гимнастика уздырды һәм күзләр өчен зарядка үткәрде, ә очрашу ахырында барлык катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре – чәчәкләр формасында брошкалар тапшырылды. Кызыклы викторинада барлыгы дүрт кеше катнашты.